14 нче октябрь 2019 нчы ел,дүшәмбе
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Зәмфирә Суфьянова социаль хезмәт алучылар өчен, оригами техникасы кулланып, көзге өрәнге яфрагы ясау буенча мастер-класс үткәрде.
Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларның психоэмоциональ халәтен яхшырту, төрле ачык төстәге кәгазьләрдән ясалган өрәңге яфраклары аша болытлы көзге көннәрдә кешеләрдә бәйрәм кәефе тудыру.
Белгеч катнашучыларга агачның исеме каян килеп чыгуы, көз символы буларак өрәңге яфраклары, аның матур төсмерләре турында сөйләде. Иҗади эшчәнлек барышында социаль хезмәт алучылар өрәңге яфрагыннан нинди эшләнмәләр ясарга мөмкин булуын бергәләп искә төшерделәр.
Хезмәт буенча инструктор оригами техникасын кулланып кәгазьдән өрәңге яфракларын ясау тәртибен аңлатты һәм күрсәтте. Социаль хезмәт алучылар үзара аралашып, җылы атмосферада рухи байлык алып, артстудия бүлмәсен бизәү өчен төрле төстәге өрәңге яфраклары ясадылар. Үз куллары белән ясалган төрле төстәге өрәнге яфраклары һәм оригами техникасы буенча оештырылган шөгыль катнашучыларның кәефләрен яхшыртырга һәм күңел күтәренкелеген тоярга ярдәм итте.
Чарада 9кеше катнашты.