Саба районының «Тургай» приютында конструкцияләү дәресләре узды

2019 елның 14 октябре, дүшәмбе

Балалар, тәрбияче Фәрхуллина А. Н. җитәкчелегендә, яшелчә һәм җиләк-җимешләрдән эшләнмәләр ясадылар.

Дәреснең максаты балаларда конструкциянең мондый төренә кызыксыну уяту иде.

Балалар гадәти булмаган формадагы яшелчә һәм җиләк-җимешләрне карадылар, аларда булачак эшләнмәләрнең нигезен күрергә, аларны «төзеп бетерергә» һәм өстәмә детальләр өстәргә өйрәнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International