«Теплый дом "приютында" Көз бәйрәме"

2019 елның 11 октябре, җомга

11 октябрь көнне Чүпрәле муниципаль районындагы «Теплый дом» «балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбиячеләр Ижегерова Марина , Козлова Валентина , Саландаева Екатерина җитәкчелегендә «Көз Бәйрәме» дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды.

  Аның максаты-балаларның әйләнә-тирә дөнья турында күзаллауларын киңәйтү, тәрбияләнүчеләрнең иҗади сәләтләрен үстерү, матурлык хисен формалаштыру. 

         Балалар көз сынамышлары турында күп кызыклы мәгълүмат алдылар, көз турында матур шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, биеделәр. Бәйрәмнең төп кунагы, әлбәттә инде, Көз патшабикәсе булды, ул балалар белән бергә уеннарда һәм конкурсларда катнашты.

Барысы да кечкенәдән алып олысына кадәр бәйрәмдә актив катнаштылар, уйнадылар, көлделәр, күңел ачтылар.   Тәкъдим ителгән конкурсларның һәркайсында балалар үзләренең күпьяклы белемнәрен һәм күнекмәләрен күрсәттеләр. Чара бик кызыклы һәм мавыктыргыч булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International