Бөтен дөнья аеклык һәм эчкечелеккә каршы көрәш көненә багышланган «Дөньяның барлык төсләре» дигән төркемле дәресне 2019 нчы елның 9 нчы октябре көнне Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Диләрә Борисова үткәрде. Дәрестә 25 бала катнашты.
Дәрес катнашучыларга «Алкоголь баткаклыгы» дигән презентация тәкъдим итү белән башланып китте, анда белгеч алкоголь, кешенең ничек итеп исерүе турында сөйләде. Балалар кеше алкоголь кулана башласа, алга таба да аңа карата көчсезлеге турында белделәр. Бу алкогольнең наркологик тәэсире белән аңлатыла. Системалы рәвештә хәмерне кабул иткәндә, кешенең ихтыяр көче зәгыйфьләнә, эчкечелеккә тартылу гадәткә әйләнергә мөмкин. Алкоголь баш мие күзәнәкләрен җимерә, үле күзәнәкләр барлыкка килә, баш миенең үле зоналары барлыкка килә, интеллект кими. Болар барысы да кеше шәхесен деградацияләүгә китерә. Эчкечеләрнең балаларының 50% ка якыны иртә балачакта үлгән, ә калган 10% ы эпилепсия һәм башында водянка белән интеккән, 12 % ы идиотизм чирле һәм нибары 10% ы гына сәламәт булган. Бу факт балаларны уйланырга мәҗбүр итте, алар әгәр дә үзең һәм балаларың сәламәт булсын дисәң – алкоголь кулланма дигән нәтиҗә ясадылар. Аннан соң белгеч балалар белән бергә транспортта, производствода, гаилә өчен алкогольнең ни дәрәҗәдә куркыныч булуын һәм аның ни өчен җинаять кылуга китерүен ачыклады. «Сез тота аласызмы?» тестын үтәү барышында балаларга үз теләкләре белән идарә итә белү өчен ике җавапның берсен сайларга тәкъдим ителде.
Дәрес ахырында алган белемнәрне ныгыту өчен “Юк дип әйтә бел” дигән күнегү үткәрелде.