2019 елның 11 октябрендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә «Астра» тернәкләндерү үзәгендә “Таныш булмаган кеше белән очрашу. Нәрсә булырга мөмкин?” темасына танып – белү дәресе булып үтте.
Әлеге дәреснең максаты балаларны таныш булмаган кешеләр белән элемтәгә керүнең күңелсезлекләрен кисәтү иде, балаларны төрле ситуацияләрдә үз- үзләрен дөрес тотарга өйрәтү.
Чара башында балалар нинди кешене без таныш булмаган кеше дип атыйбыз, баланы алып китү өчен таныш булмаган кеше нинди шартларга барырга мөмкин икәнлеген ачыкладылар.
Аннан соң балалар “Төлке куян тиресендә” әкиятен тыңладылар һәм җинаятьче балаларны җәлеп итү өчен теләсә нинди хәйләгә бара ала дигән нәтиҗә ясадылар.
Дәрес ахырында балалар “Таныш булмаган кеше” мультфильмын карадылар.
Чарада 18 кеше катнашты.