Сезнең алда баш иябез, ветераннар!
Көзге календарьда гадәти булмаган дата бар, ул көнне йөрәк тирән рәхмәт сүзләре белән тула, кешеләргә аеруча игътибарлы буласы килә - бу өлкән буын кешеләрен хөрмәт итү көне. Өлкәннәр декадасы кысаларында Яр Чаллының «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә күп чаралар үткәрелде. Әмма иң көтеп алынган һәм дулкынландыргыч очрашу 10 октябрь көнне үзәкнең актлар залында булды. Килгән кунакларның йөзендә елмаю, ә залда игътибарлылык һәм кайгыртучанлык хисе белән аеруча җылы һәм дустанә атмосфера иде.
Чараны Яр Чаллы педагогия институты студент-волонтерлар үз чыгышлары белән ачып җибәрделәр, алар назлы шигырьләр сөйләделәр, биюләр һәм җырлар башкардылар. Чакырылган кунаклар адресына бик күп җылы сүзләр яңгырады.
Котлау сүзләре белән директор вазыйфаларын башкаручы Миникаев И.Р. һәм профком рәисе Антонина Валентиновна Борисова чыгыш ясадылар. Алар, мондый кешеләрне өлкәннәр дип атап булмый дип, яшьләр кеше көнен билгеләп үтәргә тәкъдим итәләр.
Бәйрәм кичәсе чәй өстәле артында тәмамланды.