Кибатлетикада катнашу . Яңа Чишмә картлар йорты

2019 елның 11 октябре, җомга

           10 октябрьдә Татарстан башкаласында «Сәламәтлек индустриясе. Казан»  күргәзмә үзәгендә «Казан ярминкәсе»күргәзмәләр үзәгендә узды.

           Кибатлетика - ул протезлы яки электроприводлы коляскалы кешеләр арасында үз техник чаралары белән идарә итү осталыгында ярыш. Катнашучылар кул протезлары, бот протезлары, балтыр протезлары, электр коляскалары дисциплиналарында ярыштылар.

            Яңа Чишмә интернат-йортыннан социаль хезмәтләр алучы Миңнуллин Ринат катнашты. Ул трассаны уңышлы узды: баскычлар, пандуслар, керү ишекләре ачып, бордюрлар һәм кисешкән урыннар аша утте, капкага голлар кертте. Ринат иң яхшы унлыкка керде. Биредә барлык катнашучылар да җиңүче, иң беренче чиратта үз холкы, актив булырга теләк һәм омтылышлары өстендә эшләү буенча җиңүче. Ярышлар арасында музыкаль паузалар оештырылды, анда республиканың яшь талантлары чыгыш ясады. Барысы да кызыклы һәм күңелле үтте. Чара дипломнар һәм спонсорлардан бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International