«Күңелле туп». Түбән Каманың «Веста» үзәге

2019 елның 11 октябре, җомга

        Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Ольга Луб «Сәламәтлек баскычы» программасы кысаларында социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 2 мөмкинлекләре чикле бала өчен «Күңелле туп» дигән дәрес үткәрде. Максат: реакциянең һәм хәрәкәтләрнең тизлеген үстерү, хәрәкәтләрнең ярашучанлыгын формалаштыру, игътибарлылыкны һәм коммуникатив күнекмәләрне үстерү.

            "Күңелле туп» дәресе туп кулланып, кул һәм аяк мускулларын ныгыту күнегүләреннән торды. Беренче күнегүдә катнашучылар бер-берсенә кара-каршы бастылар һәм чиратлап, обручка тупны аттылар, туп обручның үзәгенә эләгергә һәм идәнгә бәрелүдән соң аны тотарга кирәк иде. Бала үзендә тупны дөрес ырыту күнекмәләре беркетелгәнче тырышты. Аннары бирем катлауланды. Балалар тупны кәрҗингә ыргыттылар. Икенче күнегү аяк мускулларын ныгытуга юнәлтелгән иде. Зур булмаган футбол капкасына тупны аяк белән керттеләр. Бу гади генә бирем объектны күрү сәләтен үстерә, шулай ук бала туп артыннан хәрәкәт иткәндә моторлы күнекмәләр формалаштыра.

            Дәрес мавыктыргыч һәм җанлы узды. Катнашучылар бик канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International