Чирмешән муниципаль районында “Мәрхәмәтле йөрәк” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” ДБУнең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече Наталья Ларионова, балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге инспекторы Чулпан Мөбәракшина һәм прокурор ярдәмчесе Айназ Газизов белән берлектә, балигъ булмаган хокук бозучылар белән ай саен «Фемида дәресләре» хокукый клубы чаралары уздыра.
Клубның максаты: яшүсмерләрнең хокукый белемнәрен һәм хокукый культураны формалаштыру һәм үстерү. 9 ай дәвамында әлеге чараларда 17 балигъ булмаган бала катнашты. «Полициягә эләккән очракта нишләргә?», «Бала хокуклары», «Сез законнарны беләсезме?», «Закон һәм без», «Балигъ булмаганнарның хокуклары һәм бурычлары», «Синең хокукларың», «Без үз гамәлләребез өчен җаваплы», "Гамәл һәм җаваплылык" дигән темаларга үткәрелгән чараларда яшүсмерләр бик теләп катнаша.