Социаль тернәкләндерү бүлекчәсенә тернәкләнү узучы өлкәннәр өчен Чепья авыл китапханәсе белән берлектә “Шигърият сәгате” дип исемләнгән чара уздырылды

2019 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

1 - 10 нчы октябрь көннәрендә бөтен ил буенча Өлкәннәр ункөнлеге билгеләп үтелә. Шушы уңайдан Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсенә тернәкләнү узучы өлкәннәр өчен  Чепья авыл китапханәсе белән берлектә “Шигърият сәгате” дип исемләнгән чара уздырылды.

Чара барышында китапханә хезмәткәрләре үзләре оештырган китап күргәзмәсе буенча тернәкләнүчеләрне язучылар иҗаты белән таныштырдылар. Тернәкләнүчеләр үз сәләтләрен конкурс аша күрсәттеләр.

Бәйрәм атмосферасы барлык катнашучыларның күңелләрен күтәреп җибәрде. Такмаклы җырлары, шаян биюләре белән өлкәннәребез яшьлек истәлекләрен яңарттылар.

Әлеге чаралар мөмкинлекләре чикле кешеләрнең, лаеклы ялдагы өлкәннәребезнең белем дәрәҗәсен киңәйтә, иҗади сәләтләрен арттырыра.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International