“Өлкәннәр көне” Питрәч "Шатлык" приюты

2019 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

            Безнең илдә, күп кенә бәйрәмнәр белән беррәттән, күпләр өчен, һичшиксез, дулкынландыргыч һәм күңелле бәйрәм - Өлкәннәр көне дә кертелде. Октябрьнең беренче көнендә барлык игътибар һәм иң яхшы сүзләр әби-бабайларга юнәлтелгән.

Питрәчнең «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты да бу вакыйгадан читтә калмады. Тәрбияче Ахуджанова Р. С., музыка җитәкчесе Угарова Т. Н. җитәкчелегендә өлкән төркем балалары белән бәйрәм чарасы әзерләнде.

         Өлкәннәр декадасында безнең приют бу бәйрәмнең сәбәпчеләрен үзендә кабул итте. Очрашуга үзләренең котлауларын әзерләгән тәрбияләнүчеләр дә, хезмәткәрләр дә, өлкән буын вәкилләре дә шат иде.

         Бәйрәмне балалар үз чыгышлары белән ачып җибәрделәр, алар өлкәннәр турында назлы шигырьләр укыдылар. Алып баручылар “мондый яшь күңелле кешеләрне өлкәннәр дип атап булмый”, дип билгеләп үттеләр. Балалар җырлар җырладылар, биеделәр, табышмаклар әйтештеләр; әбиләр рәхмәт йөзеннән балаларны алкышларга күмделәр.

         Бәйрәмдә өлкән буын адресына бик күп җылы сүзләр әйтелде. Бәйрәм ахырында барлык кунакларга да балалар үз куллары белән ясалган бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International