2019 елның 10 октябрендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “ Сак булыгыз, явыз эт!” темасына презентация дәресе булып узды.
Әлеге дәреснең максаты балаларда этләр белән сак эш итү күнекмәләрен формалаштыру. Алар белән элемтә куркыныч булырга мөмкин дигәнне аңлату.
Дәрес башында тәрбиячеләр этләр белән аралашканда балалар белән килеп чыгарга мөмкин булган хәлләрне җентекләп күрсәттеләр. Мондый хәлләрдән котылу өчен үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлаттылар.
Дәрес ахырында тәрбиячеләр этләр белән аралашканда балаларга куркынычсызлык кагыйдәләрен сакларга кирәклеге турында нәтиҗә ясадылар.
Дәрестә 15 кеше катнашты.