Өлкән кеше өчен кабул итү гаиләсендә кунакта булу

2019 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

      2017 елда “Өлкән кеше өчен кабул итү гаиләсе” проектын гамәлгә ашыру кысаларында Чистайда өлкән яшьтәге гражданин Ипатов Лев Гаврил улы өчен гаилә булдырылды.

       Лев Гаврилович 2 нче төркем инвалид, социаль яклау органнарына мөрәҗәгать иткәндә ул бик каты авырый, үз – үзен көчкә карый иде һәм шул сәбәпле аны картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортка урнаштырырга дигән сорау килеп басты. Ләкин олы кешенең нинди авыр хәлдә калуы турында алты еллык хезмәт стажы булган социаль хезмәткәр Хуснуллина Ләйсән Илгизәровна белеп алды һәм әлеге авыр ситуация үзеннән – үзе хәл ителде. Яхшы нәтиҗә үзен озак көттермәде: олы кешенең физик халәте яхшырды, күңел күтәренкелеге сизелә башлады, ул гаиләнең тулы хокуклы әгъзасына әйләнде, биредә аның фикеренә колак салалар, балаларга ул бабай, гаиләдә Лев Гаврилович үзен кирәкле итеп тоя, димәк, ул тулы канлы тормыш белән яши.

      Өлкәннәр көнен бәйрәм итү кысаларында  Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының “Чистай муниципаль районындагы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе” социаль хезмәткәрләре ветеран Лев Гаврилович Ипатов торган гаиләгә килделәр, аңа нык исәнлек, күңел күтәренкелеге теләп  бәйрәм белән котладылар һәм аңа тәмле бүләк тапшырдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International