2019 елның 9 октябрендә Сарман муниципаль районының «Шәфкать»халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен «Минем еллар – минем байлыгым» дип исемләнгән музыкаль кичә үткәрелде. Катнашучылар яшьлекләрен искә төшерделәр, рәхәтләнеп җырладылар, биеделәр.Мондый чаралар күтәренке кәеф тудыра, кешеләрнең йөрәкләрен моң, шатлык белән тулыландыра.