8 нче октябрь көнне «Өмет яры» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Менделеевск районы үзәк хастаханәсенең хатын-кызлар консультациясе бүлегендә «Сәламәт ана - сәламәт бала» дигән профилактик акция уздырды.
Психолог М.Лобанова һәм социаль эш буенча белгеч Н.Маснавиева йөкле хатын-кызлар белән «Сәламәтлек - иң зур байлык» дигән интерактив уен үткәрделәр. Хатын-кызларның күбесе сәламәт яшәү рәвеше принципларына таяна икән.
Шулай ук булачак әниләр «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында «Бәхетле ана булу» программасы буенча төркемле дәресләргә бару мөмкинлекләре турында да мәгълүмат алдылар. Бу дәресләрдә йөкле хатын-кызлар психологик һәм педагогик ярдәм алырга, шулай ук витамин-кислород коктейлен татып карарга мөмкин. Акциядә катнашучыларның барысы да алган мәгълүмат белән кызыксынды, аларга визиткалар һәм буклетлар тапшырылды.