Кама тамагы, «Иң мөһиме җан белән картаймаска» дип исемләнгән тематик чара

2019 елның 8 октябре, сишәмбе

07 октябрь көнне, Өлкәннәр декадасы кысаларында, «Кама Тамагы муниципаль районында «Богородский рай» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» социаль хезмәт күрсәтү автоном учреждениесе белгечләре «Кама Тамагы татар урта гомуми белем бирү мәктәбе» волонтерлары, шулай ук хезмәт буенча инструктор Әлфия Талиповна белән берлектә «Кама таңнары» өлкәннәр көненә багышланган «Иң мөһиме җан белән картаймаска»дип исемләнгән тематик чара үткәрделәр. Әлеге чара олкән яшьтәге кешеләр өчен оештырылган иде.  

Чараның максаты: буыннар арасындагы бәйләнешне ныгыту; өлкән буынга карата мәрхәмәтле, ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыру; артистлыкны үстерү, шигырьләрне башкару сәләтен үстерү.

Тематик чара барышында өлкәннәр конкурсларда һәм викториналарда катнаштылар, җырлар җырладылар, яшьлекне саклау серләре белән уртаклаштылар. Волонтерлар матур итеп татар телендэ җыр номерларын башкардылар.

Чара ахырында балалар безнең яраткан әби-бабайларыбызга уз куллары белән әзерләгән бүләкләрне тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International