«Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында» - "Тылсымлы җепләр" түгәрәге

2019 елның 8 октябре, сишәмбе

Җәлил картлар һәм инвалидлар интернат-йортында психолог Нәҗметдинова Г.М. җитәкчелегендә «Тылсымлы җепләр» түгәрәге эшли. Түгәрәкнең максаты булып, анда катнашучыларны җепләр, бисер һәм тасмалар белән эшләргә өйрәтү, аларда иҗатка кызыксыну уяту, мөстәкыйль иҗат итү теләге уяту тора. Түгәрәктә дәресләр барлык кешеләр өчен дә кызыклы һәм файдалы. Алар вак моторика үсешенә ярдәм итә, чөнки эшләнмә ясау башкаручыдан бармакларның сыгылмалы булуын таләп итә. Моннан тыш, эш барышында иҗади активлык, башлаган эшне ахырына кадәр җиткерә белү, пөхтәлек, тырышлык, хезмәткә сакчыл караш үстерелә, кеше кулы белән ясалган матурлыкка мәхәббәт тәрбияләнә. Түгәрәккә 8 кеше йөри.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International