Мамадыш районы "Забота" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәт алучыларның йортларында цифрлы телевидение

2019 елның 7 октябре, дүшәмбе

Өлкәннәр декадасында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мамадыш районындагы "Забота "халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге" дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең өйдә социаль хезмәтләр алучылар телевизор өчен ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Мөгинов Азат Рөстәм улы, «РТПЦ Татарстан» Россия телевизион һәм радиотапшырулар челтәре филиалы директоры урынбасары Калимуллин Илдар Рәшит улы кулыннан цифрлы приставкалар алдылар.

12 өлкән пенсионер хәзер яраткан телеканалларын карый, җәмгыять белән элемтәдә тора, илдәге һәм Дөньядагы яңалыклар һәм вакыйгалар турында хәбәрдар була ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International