Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән әвәләп ясау дәресендә башта кәбестә һәм кишер түтәлләре ясадылар, ә соңыннан урамда бу яшелчәләрне тотып карадылар. Тәрбияче Сибгатуллина А.Ф. дәрескә яшелчә формасын һәм үзенчәлекләрен ясарга, яхшы таныш яшелчәләр турында күзаллауларны ачыкларга, иҗади күзаллауны үстерергә өйрәтү бурычын куйды.