Картлар декадасы уңаеннан Менделеевск "Өмет яры" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече М. Иванова әби өчен открытка ясау буенча мастер-класс үткәрде. Бу инициативаны мөмкинлеге чикле бала үз әбисен сөендерер өчен күрсәтте.
Котлау открыткасы күләмле аппликация техникасы белән башкарылды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, кәгазь һәм башка материаллар белән эшләү баланы сабырлыкка өйрәтә, фантазия һәм зәвыгын үстерә.
Үз куллары белән матур аппликация ясап, үз эшенең нәтиҗәсен күреп, бала уңай эмоцияләр кичерде.