2019 елның 2 октябрендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Безнең янәшәбездәге кошлар” дигән танып – белү викторинасы үтте.
Викторинаның максаты безнең белән янәшәдә яшәүче кошларның төрлелеге турында белемнәрен ныгыту, балаларда хайваннар дөньясын өйрәнүгә кызыксыну уяту.
Дәрес башында балалар тәрбиячеләр белән бергә безнең территориядә яшәүче кошларны искә төшерделәр. Китаплардагы иллюстрацияләрне бергәләп карадылар. Аннан бикторина башланды.Катнашучылар дөрес җаваплары өчен баллар алдылар.
Соңыннан йомгак ясадылар, җиңүчеләрне бүләкләделәр. Викторина барышында балалар үзләре өчен бик күп яңа әйберләр ачтылар. Викторинада 15 кеше катнашты.