Зәйдә социаль өлкә учреждениеләреннән лаеклы ялга чыккан пенсионерларны Өлкәннәр көне белән котладылар

2019 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

Бу өлкән буын кешеләренә хөрмәт күрсәтү көне. Ул көнне йөрәк тирән рәхмәт хисләре белән тулып тора, рәхмәт сүзләре әйтәсе, кешеләргә аеруча  игътибарлы буласы килә. Халыкара өлкәннәр көне кысаларында Зәй муниципаль районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәтләр алучы өлкәннәр өчен  берничә тематик чара узды.

Социаль өлкә учреждениеләреннән лаеклы ялга чыккан кешеләр дә игътибардан читтә калмады. Нәкъ менә алар өчен 3 октябрь көнне “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең уңайлы залында бәйрәм чарасы узды. “Безнең яраткан игелекле кешебез!” концерт программасы белән Наталья Бакеева җитәкчелегендәге  “Ассоль “ вокаль ансамбле чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге начальнигы Эльмира Хуҗина, “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Людмила Симонова  пенсионерларны бәйрәм белән котладылар. Тәм-томнар белән чәй табыны артында катнашучылар эш елларын искә төшерделәр, аралаштылар, яңалыклар белән уртаклаштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International