Зәй муниципаль районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә эш визиты белән ТР Дәүләт Советы депутаты Нефедов Николай Валерьевич булып китте.
Визит барышында Николай Валерьевич “РИТЭК” ҖЧҖнең грант акчасына тормышка ашырыла торган антикафеда балалар һәм яшьләрнең ялын оештыру технологиясе белән танышты.