2019 елның 2 октябрендә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге «Гармония» психологлары тарафыннан Өлкәннәр декадасына багышланган «Көч безнен кунелдэ» арт-терапия ысулын кулланып чара үткәрелде. Әлеге чараның максаты-өлкән яшьтәге кешеләргә физик яктан да, эмоциональ яктан да тынычланырга, шулай ук иҗади потенциалны ачарга, эшкә сәләтлелекне арттырырга һәм коллективта уңай мөнәсәбәтне ныгытырга ярдәм итэ. Рәсем вакытында кеше тормышны дөрес бәяләргә ойрэнэ, кунел тынычлыгын таба. Арт-терапия өлкән кешенең торышын психик коррекцияләү өчен психотерапиянең яхшы ысулы булып тора. Өлкәннәр зур теләк белән плакатны буяуда катнаштылар, үз идеяләрен өстәделәр һәм вакытны күңелле үткәрделәр.