Өлкәннәр көненә концерт

2019 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

Беренче октябрьдә бөтен дөньяда өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Буыннар бәйләнеше мәҗбүри, бу тормыш фәлсәфәсе.

2019 елның 2 нче октябрендә Баулы шәһәренең «Берёзка» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучыларны бәйрәм номерлары белән котларга 7нче мәктәп укучылары килделәр.

Балалар башкаруындагы җырлар берәүне дә битараф калдырмады, тамашачылар бик теләп аларга кушылып җырладылар һәм алкышладылар. Максаты: мәдәни ял оештыру, эмоциональ халәтне яхшырту.

Чарада 30 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International