Ключевка авыл җирлегендә «Радуга» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Крутякова Елена һәм Артеполихина Галина тарафыннан авыл халкы белән социаль акция уздырылды.
Авыл халкы белән сөйләшкәндә балигъ булмаганнарга карата рәхимсез мөгамәлә, гаиләдә низаглы хәлләр кебек проблемалар күтәрелде. Балигъ булмаган балаларына карата хокукка каршы гамәлләр кылган ата-аналарны көтә торган хокукый нәтиҗәләр турында фикер алыштылар. Авыл халкына «Ата-аналарның бурычы һәм җаваплылыгы», «Юрист консультациясе», «Балалар-ата-ана мөнәсәбәтләрен гармонияләштерү» буклетлары тапшырылды.
Социаль яклау бүлеге белгече. Крутякова Елена эше
Артепалихин Галина Фотосы