«Күңел көзгесе»

2019 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

 2 октябрь көнне «Березка» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Зәй һәвәскәр шагыйрәсе Шәфиева Әнисә Котдус кызының «Күңел көзгесе» дип исемләнгән иҗат кичәсе үткәрелде. Ул «Җан авазы» һәм «Күңел көзгесе»дигән ике шигъри җыентык авторы. Китапханәче Дания Хисамова аның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Аннан соң шагыйрәнең иҗат биографиясе турында фильм һәм презентация күрсәтелде. Әнисә Котдус кызы, һәр иҗатка җан биреп, үзенең шигырьләрен укыды.

 Кама Аланыннан ял итүче үзешчән артистлар Җәүдәт Гайниев, Мөслимнән Илгизә Сәхәбетдинова, Баулы районының Кызыл Яр авылыннан Рәшит Мөҗипов һәм Чистайдан Фәния Мөхәммәдиева дәртле җырларын бүләк иттеләр. Кичә героеның якташы Нәзирә Смирнова үзенең шигырьләрен рус телендә укыды.

«Березка» инвалидларны тернәкләндерү үзәге китапханәчесе Дания Хисамова, кичәне тәмамлап, Әнисә Котдусовнага озын гомер, нык сәламәтлек, күңел җылысы теләде, аңа истәлекле бүләк тапшырды һәм кичәне оештыручыларга, анда катнашучыларга рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International