Бүген Зәй муниципаль районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.
Концерт башланыр алдыннан бәйрәм белән район башлыгы урынбасары Валерий Григорьевич Акатьев, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге начальнигы Хуҗина Эльмира Габделхак кызы һәм учреждение директоры Людмила Дмитриевна Симонова котлады.
“Пульс” клубы лидерларына Зәй муниципаль районы башлыгы исеменнән актив тормыш позициясе, хезмәт сөючәнлек һәм ярдәмчеллек, “Пульс”клубы эшен оештырган өчен рәхмәт хатлары тапшырылды.
“Энергетик»мәдәният йорты артистлары һәркемгә бәйрәм кәефе бүләк итте.