1 октябрь - Халыкара өлкәннәр көне. Бу көнне өлкән яшьтәге барлык кешеләргә аеруча игътибарлы буласы, аларга рәхмәт сүзләре җиткерәсе һәм күңелле сюрпризлар ясыйсы килә. Бу көн барлык өлкән буынга хөрмәт, ярдәм, кайгыртучанлык һәм мәхәббәт белдерергә чакыра. Тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре үз ветераннарын кунакка чакырдылар. Алар өчен чәй табыны һәм бәйрәм концерты оештырылды. Чара башланыр алдыннан халыкны бәйрәм белән Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Арча муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Галәветдинова Ләйсән Нәфыйк кызы котлады. Кунаклар өчен К.Тинчуринның «Зәңгәр шәл»спектакленнән өзек күрсәтү сюрприз булды. Белгечләр үз рольләрен талантлы башкардылар, шул рәвешле тамашачыларга онытылмас тәэсирләр калдырдылар, шатлык һәм яхшы кәеф бүләк иттеләр.