2019 нчы елның 1 нче октябрендә Тукай районы "Шәфкать "халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең Югары Байлар авылында эшләүче социаль хезмәткәрләре өйдә хезмәт күрсәтүдән файланучы өлкәннәр өчен бәйрәм уңаеннан матур чара үткәрделәр. Бәйрәмдә 12 хезмәт алучы катнашты. Уңган-булган өлкәннәребез үзләре әзерләгән ризыкларның рецептлары белән уртаклашты, дөнья хәлләрен сөйләшә-сөйләшә чәй табыны янында әңгәмә кордылар.
Бу бәйрәм өлкән кешеләргә рәхмәт һәм хөрмәт белдерү өчен үткәрелә.