Питрәч районы “Шатлык” приютында МСРК утырышы

2019 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

Питрәч муниципаль районы “Шатлык” социаль приютында балигъ булмаган балаларны туган гаиләсенә кайтару һәм авыр тормыш хәлендә булган балалар өчен гаиләне саклап калу максатын күздә тотып тыгыз ведомствоара эш алып барыла.

26.09.2019г. Питрәч мунципаль районының “Шатлык социаль приюты” базасында МСРК утырышы уздырылды. Бу чарада Арча районы консилиум әгъзалары һәм приют белгечләре катнашты. Утырышта Арча районында гомер итеп, балалары “Шатлык” приютында реабилитация узучы 1 гаилә тикшерелде. Утырышта гаилә белән эшләү нәтиҗәсе тикшерелде, яшүсмерләрне тәрбияләү эшчәнлеге буенча мәсьәлә күтәрелде, әти-әниләргә киңәшләр бирелде.

Ведомствоара хезмәттәшлек хәзерге вакытта профилактика субъектлары эшенең мөһим рәвешләреннән берсе булып тора, ул уртак көч белән балалар хокукларын яклау, балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау, шулай ук гаиләләрнең социаль куркыныч халәтен профилактикалау мәсьәләләрен хәл итәргә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International