«Балаларның мәгълүмати куркынычсызлыгы». Түбән Каманың «Веста» үзәге

2019 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

Балигъ булмаганнар арасында бәйлелекне кисәтү буенча эш кысаларында 2019 нчы елның 24 нче сентябре көнне 6 нчы санлы социаль участокта Түбән Каманың «Веста» үзәге психологы Наталья Емельянова «Балаларның мәгълүмати куркынычсызлыгы» темасына ата-аналар җыелышы үткәрде. Чарада 183 ата-ана катнашты.

Очрашу башында ата-аналар статистика белән таныштылар: интернетның балалар аудиториясе 9 млн. га якын тәшкил итә. Якынча 40 % балалар 18+ материалларын үз эченә алган сайтларда утыралар, 20% ка якын көч кулануны күрсәткән сайтларда, һәм шулай ук башка төрле (цензур булмаган лексика, наркотиклар, суицидлар) материаллар булган видеоларны карыйлар. Аннан соң психолог әти-әниләргә «Зәңгәр кит» сайты турында сөйләде, «Зәңгәр кит»та булган «Дөреслек яки гамәл», «Винкс Феялары» уеннарының вариантларын яктыртты. Психолог ата-аналарны уяу булырга чакырды. Башта уеннардагы биремнәр гади генә характерга ия булса, алга таба уенның һәрбер адымы кечкенә катнашучыларның сәламәтлеге һәм тормышы өчен куркынычка әйләнә. Әйтик, Винкс феяларында кызларга әниләренең кремы белән битләрен сыларга һәм үз-үзләренә ут төртергә яки төнлә газ плитәсен кабызырга, ә үзләренә йокларга китәргә тәкъдим ителә. Шуннан соң психолог ата-аналардан аларның нинди куркынычсызлык чаралары күрүләре белән кызыксынды. Җаваплар төрле иде: кемдер балаларга популяр аккаунтларда теркәлергә иртәрәк, кемдер аларны саклап кала алган куркынычлар турында үсеп килүче буын белән җитди сөйләшүләр үткәрәбез дип җавап бирделәр.

Йомгаклау даирәсендә күп кенә өлкәннәр хәзерге дөньяны гаджетлардан башка күз алдына да китереп булмый, дип килеште. Безнең алда Internet балаларына нинди йөз белән борылачак: алар өчен ярдәмче булырмы, әллә бәлагә китерерме дигән зур җаваплылык ята. Шуңа күрә баланың нинди сайтларга йөрүен һәм Интернет челтәрендә күпме вакыт уздыруын күзәтеп торырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International