"Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Чәчәкләр бәйрәме» дигән танып- белү чарасы узды.
Чараның максаты: экологик культураны, әйләнә-тирәлеккә ихтирамлы караш үстерүне, табигатьтә матурлыкны күрә белү һәм социаль хезмәт алучыларның буш вакытларын оештыру.
Бәйрәм чарасы «Чәчәкләр – табигатьнең бәһасез бүләге» дигән күргәзмә фонында узды. Чәчәк композицияләрен карап хозурланырга килгән социаль хезмәт алучылар игътибарын бакча һәм чүлмәкләрдә чәчәк атучы гөлләр җәлеп итте. Күргәзмәне бизәп, бакчачыларны кызыксындырып, гөлләр бер композициядә бик матур табигый күренгәнгә, бер төрле чәчәкләрне дә аерым билгеләп булмый иде.
Бәйрәмне алып баручы Людмила Черевичная үзенең чыгышын төрле чәчәк үсемлекләренең файдалы үзлекләре турында сөйләп һәм чәчәк бәйләмнәрен ничек сакларга кирәклеге турында файдалы киңәшләрдән башлады. Ул командалар арасында төрле күңелле уеннар белән «Чәчәк осталары» дигән темага викторинасын үткәрде һәм катнашучыларны тылсымлы чәчәкләр дөньясына җәлеп итте. Роза Вәлиева, Любовь Негодяева һәм Николай Негодяевның баян көйләренә кушылып җырлаулары, яшьлекнең табигатьтәге кичке утырмаларын искә төшерде.
Чара ахырында социаль хезмәт алучылар өчен фотосессия оештырырылды. Алар үзләренең истәлекле фоторәсемнәре өчен матур чәчәк фонын бик теләп кулландылар.
Чарада 35 кеше катнашты