Чирмешәндә “Фемида дәресләре" клубы эшли

2019 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

“Чирмешән” муниципаль районында «Мәрхәмәтле йөрәк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өч елдан артык инде «Фемида дәресләре» хокукый клубы эшли. Әлеге клубның максаты: балигъ булмаганнарны хокукый культура белән таныштыру һәм законга күндәм яшүсмерләр тәрбияләү.

Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль эш буенча белгече Наталья Ларионова һәм имин булмаган гаиләләр буенча муниципаль инспектор Зөлфирә Галиуллина "Нәрсә ул закон?» дигән әңгәмә уздырдылар.

Биредә яшүсмерләр үзләренә кагылышлы законнар белән таныштылар, катнашучыларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.

Чарада 12 балигъ булмаган бала катнашты.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International