"Өмет яры" комплекслы үзәге "Актив озын гомер" күргәзмәсендә инновацион проект тәкъдим итте

2019 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

24 сентябрьдә Казанда «Актив озын гомер» 4 нче махсуслаштырылган күргәзмәсен ачу тантанасы булды. Әлеге чарада Менделеевск районы «Өмет яры» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге белгечләре актив катнаша.

Үзәк белгечләре күргәзмә кунакларына «Уч төбендә дөнья» инновацион проектын тәкъдим иттеләр, аның максаты-виртуаль экскурсияләр оештыру ярдәмендә аз хәрәкәтләнүче гражданнарның төркемнәрен социаль-мәдәни тернәкләндерү.

Күргәзмә кунаклары Менделеевск районында өлкәннәр һәм инвалидлар белән эшләү формалары турында белделәр. Барлык теләүчеләргә виртуаль экскурсиядә катнашу, су асты дөньясына һәм экзотика дөньясына күзәтү, галәмгә онытылмаслык очыш ясау мөмкинлеге бирелде.

Виртуаль экскурсиядә катнашучылар әлеге эш ысулын инновацион, актуаль дип билгеләделәр, чөнки ул аз хәрәкәтләнүче гражданнарга реаль карау өчен мөмкин булмаган урыннарны күрергә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International