Тукай районы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре профилактика субъектлары белән берлектә "Экстремизм. Наркотиклар. Хокук бозулар» дигән түгәрәк өстәл уздырды

2019 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

 2019 нчы елның 25 нче сентябрендә Круглое Поле урта мәктәбе базасында яшүсмерләр арасында сукбайлыкны һәм хокук бозуларны профилактикалау системасы субъектлары катнашында  "Экстремизм. Наркотиклар. Хокук бозулар” дигән түгәрәк өстәл узды.

Чарага 7, 8, 9 нчы сыйныф укучылары чакырылган иде. Түгәрәк өстәлдә 90 яшүсмер катнашты.

Чараның максаты - терроризмга каршы тору өлкәсендә яшь буынның иҗтимагый аңын һәм гражданлык позициясен формалаштыру, наркоманиягә каршы профилактика һәм үсеп килүче буын арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау иде.

 Чараның төп бурычлары – «җинаятьчелек», «хокук бозу» төшенчәләре белән таныштыру, хокук бозу төрләре һәм алар өчен җаваплылык тәрбияләү, әхлакый сыйфат һәм кануннарга хөрмәт, кылган гамәлләре өчен җаваплылык, ил законнарын аңлы кабул итүгә омтылыш тәрбияләү.

 Түгәрәк өстәл барышында белгечләр "Юлда балалар куркынычсызлыгы кагыйдәләре", "Яшүсмерләр арасында хокук бозуларны профилактикалау", "Балигъ булмаганнар арасында экстремизмны профилактикалау", "Комендант сәгате" темаларына чыгыш ясадылар.

 Чара барышында белгечләр балаларның сорауларына җавап бирделәр, күп кенә проблемаларны хәл итәргә булыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International