Терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Ольга Плаксина 11 нче санлы социаль участокта «Мин куркынычсызлыкта» дигән программа кысаларында 25 бала арасында «Куркынычсыз табылдыклар» дигән төркемле чара уздырды. Дәреснең максаты: балаларны шикле предметларны ачыклаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтү.
Дәрес барышында белгеч балаларга җәмәгать урыннарында шикле предметлар булганда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләде. Дәрестә катнашучылар, беренче чиратта, куркыныч предметны ачыклауның вакытын истә калдырырга, кешеләрне шикле предметтан мөмкин кадәр ераграк җибәрергә, кагылмаска, табылдыкны ачмаска һәм хәрәкәтләндермәскә, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы полициясе хезмәткәрләрен чакыртырга һәм килеп җиткәнне көтәргә кирәклеген белделәр. Шулай ук таныш булмаган затлардан бернинди бүләкләр дә кабул итеп алмаска, башка кешегә тапшыруларын сорап биргән әйберләрне алмаска кирәклегенә игътибарны юнәлтте. Шартлаткыч җайланмалар өчен камуфляж сыйфатында гадәти сумкалар, пакетлар, төргәкләр, тартмалар, уенчыклар һ. б. кулланыла ала.
Дәрестә катнашучылар шикле предметны ачыклаганда уяу булырга кирәк дигән нәтиҗә ясадылар. Урамда яки подъездда табылган теләсә кайсы әйбер тормыш өчен куркыныч булырга мөмкин.