Өлкәннәр көнен бәйрәм итү барлык кешеләр өчен дә бик мөһим вакыйга. Ул безгә олкэннэргэ ярдәм итергэ, аларга рәхмәт әйтергә, аларның безгә бик кадерле булуын онытмаска ярдэм итэ.Без аларны үсеп килүче буын һәм безнең өчен башкарган эшләре өчен хормэт итэбез.
Пенсиягә чыгу белән тормыш тәмамланмый, ә, ниһаять, элек үз талантларын, зирәклеген һәм акылын кулланырга вакыты җитмәгэннэргэ телэклэрен тормышка ашыру мөмкинлеге генә бирә.
Мамадыш районы «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләренен авыр хезмәте һәм кайгыртучанлыгы аркасында, бер генә кеше дә игътибардан читтә калмый. Өлкәннәр өчен уңайлы тормыш шартлары тудырып, без аларның аралашуына һәм мөмкинлекләрен тормышка ашыруга булган ихтыяҗын онытмыйбыз. Алар өчен «Кинотерапия», «Хатирәләр терапиясе», «Мандалотерапия», «Гарденотерапия»технологияләре буенча чаралар үткәрәбез.
Ел саен Өлкәннәр көне алдыннан социаль хезмәткәрләр укучылар белән берлектә үз карамагындагы олкэн кешелэрне котлыйлар. Быел да алар игътибардан читтә калмады. Чәчәк бәйләме һәм шигырьләр уку кебек кечкенэ бэйрэмдэ аларны күңел тирәнлегенә кадәр тетрәндерде.