Лесхоз картлар йортында янгын куркынычсызлыгы буенча өйрәнүләр.

2019 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты эшчәнлеге һәм интернатта торучыларны (инвалидлар, өлкән яшьтәге кешеләр) күздә тотып, әлеге объект махсус контроль астында тора. Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүдән башка интернатта даими рәвештә янгын вакытында кешеләрне эвакуацияләү буенча персоналның эшчәнлеген тикшерү өчен тактик өйрәнүләр үтә. Шундый өйрәнүләрнең берсе 18 апрель көнне үтте. Ахырда нәтиҗә ясалды һәм барлык катнашучыларның гамәлләренә бәя бирелде. Әлеге чараларның нәтиҗәлелеген арттыру өчен янгын күзәтчелеге инспекторлары өстәмә тәкъдимнәр ясадылар. Тулысынча алганда, өйрәнүләргә уңай бәя бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International