ГКУ Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты.

2019 елның 25 сентябре, чәршәмбе

25 сентябрь 2019 ел көнне «Мәрхәмәтлек» бүлекчәсе тәрбиячесе Сөләйманова Рузилә Радик кызы «көз безгә кунакка  кил»дип исемләнгән аппликация темасына дәрес үткәрде. Дәрестә берничә бала катнашты. Безнең дәреснең максаты.

Максат: балаларда тере аппликация техникасы белән эшли белү күнекмәләрен ныгыту.

Бурычлар: 1. Балаларны ертылган төсле кәгазьдән аппликация ясарга өйрәтергә.

               2. Балалар белән   кунекмәлэрне эшләуне дәвам иттерергэ клей һәм  кәгаз белән  эшләргә эйрэтергэ

               3. Балаларда кул бармакларының вак моторикасын, күзаллауларын үстерү.

               4. Балаларда аппликациягә, коллектив иҗатка кызыксыну тәрбияләү.

Балалар эшне зур кызыксыну белән башкардылар, бик пөхтә итеп башкардылар һәм эштән бик күп уңай эмоцияләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International