Өлкәннәр көнен бәйрәм итү алдыннан Буа интернат-йортына «Батыр» балалар бакчасы балалары концерт номерлары белән килделәр.
Безнең интернат-йортта өлкән буынның хөрмәт көнен билгеләп үтү матур традициягә әйләнде. Бәйрәм программасында шигырьләр, җырлар, конкурслар һәм котлаулар булды. Көзге декор элементлары белән «Әби белән бабай» дип исемләнгән фотокүргәзмә оештырылган иде. Бу чара бик мәрхәмәтле һәм күңелле килеп чыкты. Бәйрәм ахырында культорганизатор балаларга «Яхшы кәеф капчыгы»ннан татлы бүләкләр тапшырды.
Мондый чараларның максаты-кешеләргә шатлык һәм яхшы кәеф бүләк итү.