Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә гриппка каршы ел саен үткәрелә торган профилактик чаралар кысаларында планлы чаралар узды. Район үзәк хастаханәсе шәфкать туташы тарафыннан «гриппка каршы вакцинациянең әһәмияте турында» аңлату лекциясе уздырылды һәм үзәкнең 85 хезмәткәре иммунизацияләнде. Оешма хезмәткәрләре көн саен күп кеше белән очраша, һичшиксез, вакытында гриппка каршы вакцинацияләнү авырулар санын шактый киметергә сәләтле.
Социаль хезмәткәрләрдә профилактик эш алып баралар һәм социаль хезмәтләрдән файдаланучылар арасында үз сәламәтлекләрен ничек сакларга кирәклеге турында белешмәлекләр һәм буклетлар тараталар.