Социаль хезмәткәрләр укуы

2019 елның 25 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Яшел Үзән муниципаль районы «Рәхәт «халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын булдыру буенча чараларны тормышка ашыру максатыннан, 24.09.2009 елдан учреждениенең социаль хезмәткәрләрен «өлкән яшьтәге өлешчә яки тулысынча үз-үзеңә хезмәт күрсәтү сәләтен югалткан гражданнарны һәм инвалидларны карау» семинарлары программасы буенча укыту оештырылды. Тыңлаучылар игътибарына өйдә социаль хезмәт күрсәтү рәвешендә, шул исәптән уңышлы халыкара практикалар белән танышуны да кертеп, озак вакытлы карау системасы хезмәтләрен күрсәтү күнекмәләре тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International