2019 нчы елның 21 нче сентябрендә «Чиста яр» республика акциясе кысаларында Түбән Кама «Веста» Үзәгенең «Игелек буыны» иреклеләр отряды «Чиста уеннар» да катнашты. Уенның максаты: сулыклар ярларында санитар тәртип урнаштыру һәм саклау, җәмәгать активлыгын һәм гражданнарның табигатькә сак карашын үстерү.
Тәртип урнаштыру объекты буларак Кама елгасы яры сайланган иде. Анда өлкәннәр дә, балалар да ял итәргә бик яраталар, балыкчылар еш туктала. Командаларга бүленеп, балалар чүп-чарны җыештырырга кереште. Ярны җыештыру бер сәгатьтән артык дәвам итте. Бу вакыт эчендә бер чакрымнан артык озынлыкта ярны чүп-чардан (пыяла, пластик һәм башка көнкүреш калдыкларыннан) чистартуга ирештеләр. Йөздән артык капчык чуп җыелды. Кама елгасының яр буе линиясе чиста булды, биредә ял итү тагын да күңеллерәк булачак.
Бу акция ярны чүп-чардан арындыру гына түгел, ә барлык кешеләргә табигатьне саклау мөһимлеге турында искә төшерүгә дә юнәлтелгән. Чөнки су акваториясе – илебезнең төп байлыкларыннан берсе. Акциядә катнашучылар шәһәрлеләрне әйләнә-тирәлеккә игътибарлырак булырга һәм чүп-чарны ял итү урынында ташлап калдырмыйча, үзең белән алып китәргә өндиләр.