«Изгелек» социаль үзәгендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор белән берлектә «Экстремизмга – ЮК!» айлыгы кысаларында «Терроризмның киләчәге юк» дип исемләнгән чираттагы чара үткәрделәр. Чараның максаты - балаларны куркынычка каршы торырга һәм үз-үзеңне экстремаль ситуациядә якларга өйрәтү, саклык чаралары һәм аларны бозуның мөмкин булган нәтиҗәләре, террорчылардан саклау алымнары турында күзаллау формалаштыру. Әлеге чарада 6 балигъ булмаган бала катнашты. Чара барышында балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор «Экстремистлык эшчәнлегенә каршы тору турында» Россия Федерациясе законында телгә алынган экстремизм һәм экстремистлык эшчәнлеге төшенчәләре турында әңгәмә үткәрде. Шулай ук балалар билгесез предметларны кулга алырга ярамаганлыгын белделәр һәм шикле предметларны ачыклаган очракта эш тәртибе белән таныштылар. Соңыннан «Терроризмның киләчәге юк» дигән социаль ролик карап уздылар.