20 сентябрь көнне «Җәлил интернат йорты»на хәйрия концерты белән Әлмәт районыннан «Ясные зори» ансамбле килде. Концерт өлкәннәрне якынлашып килүче бәйрәм белән котлаудан башланып китте. Аннан соң җырлар җырладылар, биеделәр. Чара күңелле, кызыклы узды, барысы да бәйрәмнән канәгать һәм күтәренке кәеф белән көн буена калды. Бу концерт өмет һәм ышаныч, җылылык һәм игелек белән сугарылган иде. Безнең һәрберебез шатлык һәм өмет чаткылары бүләк итеп, мәрхәмәтле тылсымчы була ала.
Катнашучылар саны: 64 кеше.