18 сентябрьдә Арча «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр: Абдуллина Гүзәл, Гайнетдинова Ләйлә, Ипкеева Алена, Холмуратова Сәфәргөл, Госманова Элвина хезмәт белгече Гөлнара Сәлихҗанова җитәкчелегендә «Абилимпикс-2019» сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында һөнәри осталык буенча V Милли чемпионатның төбәк этабында катнаштылар. Чара Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә узды. Тернәкләнүчеләр «Крючок белән бәйләү», «Энә белән бәйләү»компетенцияләрендә катнаштылар
Чемпионат Татарстанда беренче тапкыр 2018 елда уздырылды, ә быел «Крючок белән бәйләү», «Энә белән бәйләү» компетенцияләре уздыру өчен Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятен сайладылар.
Белгеч сүзләренчә , мондый конкурслар мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең һөнәри ориентациясен һәм мотивациясен тәэмин итә, эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсен күтәрә һәм һөнәри эшчәнлекнең яңа төрләре белән танышырга ярдәм итә.