Грипп-ул җенес һәм яшенә бәйсез рәвештә кешеләрне зарарлый торган кискен вирус инфекциясе.
Максатлар һәм бурычлар: грипп белән авыруга нинди профилактика чаралары комачаулавын ачыклау. Грипп турында, авыруның симптомнары һәм аны профилактикалау турында белемнәрне формалаштыруга һәм үстерүгә ярдәм итү.
2019 елның 19 сентябрендә социаль хезмәтләр алучылар өчен Баулы муниципаль районының «Баулы картлар һәм зәгыйфләр интернат йорты» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе шәфкать туташы Костина Т.В. гриппны профилактикалау һәм профилактик прививкалар үткәрү кирәклеге турында лекция укыды.
Грипп һәм ОРВИ таралуга юл куймау максатыннан, шул ук көнне социаль хезмәтләр алучылар, интернат - йорт хезмәткәрләре дә прививка ясаттылар.
Профилактика прививкалары инфекциянең патоген йогынтысыннан иммунитетны ныгытачак һәм яклаячак.