Бу атнада Чирмешән районы инвалидлар җәмгыяте вәкилләре «Чирмешән картлар һәм инвалидлар өчен интернат - йорты» нда яшәүчеләргә кунакка килделәр. Җәмгыять рәисе Талипова М.Ш Чирмешән районы инвалидлар җәмгыяте оешуга 5 ел тулу уңаеннан үткәрелгән фестивальдә катнашучыларга рәхмәт белдерде, ә Шиһабетдинов. Л.Г. «Джакколо» һәм «Бочча»спорт уеннарында катнашкан өчен I һәм II дәрәҗә дипломнар тапшырды.