2019 нчы елның 20 нче сентябрендә Сарман муниципаль районының «Шәфкатъ» үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен Халыкара тынычлык көненә багышланган чара үткәрелде. Катнашучыларга бәйрәмнең тарихы турында сөйләделәр, аннары рәсем конкурсы булды. Бу көн Җирдә тынычлык урнаштыруга һәм көч кулланудан баш тартуга, патриотизм, дөньяда барган вакыйгаларга карата бердәмлек хисе тәрбияләүгә, үз илең өчен горурлык хисе кичерүгә юнәлдерелгән.